“Упкынга илтүче юллар”

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания, аңа каршы көрәш проблемасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-китапханә эшенең төп юнәлешләре булып тора. Яшьләрне наркомания белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр. Шул уңайдан 26 август көнне Айдар авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Упкынга илтүче юллар” исеме белән әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителде. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына  кеше үзе дә, тормышы да матур булачак. Наркомания яхшылыкка илтми, моны һәркем аңларга, сәламәтлекләрен сакларга тиеш.

Соңгы яңарту: 2016 елның 31 августы, 15:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International