2014 елның 18 февралендә Теләче муниципаль район Советының актлар залында участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен уку булып узды. Укуларны Теләче муниципаль район Башлыгы урынбасары Айрат Гилван улы Фатхуллин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Кыям улы Җәләлов, территориаль сайлау комиссиясе сәркятибе Илүсә Мансур кызы Шәфигуллина алып барды.
Уку барышында Теләче муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән территориаль сайлау комиссиясе сәркятибе Шәфигуллина И.М. һәм Теләче-1 участок сайлау комиссиясе әгъзасы Сайфуллина Г.А. бүләкләнде.
Семинар ахырында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде
Соңгы яңарту: 2014 елның 18 феврале, 11:30