Хаҗипов
Нәҗип Нәкыйп улы
Теләче муниципаль районы башлыгы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт
Телефон:
(84360) 2-11-89
Факс:
(84360) 2-16-66
E-Mail:
priomglav.tulachi@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы 1957 елның 13 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сатыш авылында туа. Белеме: 1983 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге: 1974-1975 елларда – ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы комбайнеры ярдәмчесе. 1975-1977 елларда – СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 1977-1978 елларда – Казан дәүләт ветеринария институтының хәзерлек бүлеге тыңлаучысы. 1983-1985 елларда - ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы баш зоотехнигы. 1985-1986 елларда – КПССның Саба районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы. 1986–1989 елларда - Саба районының Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы партия оешмасы секретаре. 1989–1992 елларда – Татарстан Республикасы Саба районының “Ильич” исемендәге колхозы рәисе. 1992–2000 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм аларның сыйфаты буенча бүлек мөдире, баш дәүләт инспекторы. 2000–2001 елларда - Татарстан Республикасы Теләче районының халык депутатлары Советы рәисе урынбасары. 2001–2003 елларда – Теләче районы администрациясе башлыгы урынбасары – Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы. 2003-2019 елларда – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары. 2019 елның октябреннән - Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре: Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. Гаилә хәле: өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International