3 март көнне Теләче мәданият йортында Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән районыбызның 25 еллыгына багышланган концерт программасы булып узды. Мәданият йортының фойесында тамашачыны матур итеп бизәлгән күргәзмә каршы алды. Ә концерт барышында тамашачы матур җырлар, төрле биюләр, фольклор ансамбльләр чыгышын карый алды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 4 марты, 14:25