Туган ягым- гөлләр иле...

 

  28 августта,  Алан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Республика көненә багышланган ,«Туган ягым-гөлләр иле” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бәйрәм чарасы күтәренке рухта үтте, һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды, чөнки җәй ахырына якынлашты , алда уку елы көтә. Бәйрәм шигырьләр, җыр һәм бию, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннарына бик бай булды. Балаларның шат елмаюы, көләч йөзләре-болар бар да мәдәният хезмәткәрләренең куелган максатларына ирешкәнлекләрен чагылдыручы дәлилләр.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 2 сентябре, 10:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International