Яңа модульле ветеринар пункты ачылды.

15 июнь көнне районыбызда күп кенә объектлар кулланылышка тапшырылды. Югары Кибәхуҗа авылында модульле, ветеринария ягъни мал табибы йорты ачылды. Тантаналы шартларда кызыл тасманы кисү хокукы ТР министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Гәбдерәүф улы Хисаметдиновка, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, Югары Кибәхуҗа авылы мал табибы Ринат Мөхәммәтшинга бирелде. Каладан килгән кунак әлегедәй ветеринария йортлары төзелү республикада тулы куатенә бара дип ассызыклап үтте. Республика буенча барлыгы 150 объект сафка басырга тиеш. Шуларның 44 е инде төзелеп бетү стадиясендә.

 

Югары Кибәхуҗа авылында ветеринар вазифасында инде 35 ел Ринат Мөхәммәтшин башкара. Бу көнне аңа тырыш һәм намуслы хезмәте өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 17 июне, 08:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International