Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре ,безнең район делегаөияседә катнашты.

Тантана алдыннан хөрмәтле кунаклар республика предприятияләре, музейлар, иҗтимагый оешмалар оештырган Бөек Ватан сугышы чоры кораллары һәм заманча кораллар күргәзмәсен карадылар.

Кунакларны Казан горнизоны начальнигы Валерий Миронченко бәйрәм белән котлады. Шуннан хәрбиләргә һәм ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.







Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International