Сабирзянова Таисия Павловнага 90 яшь тулды.

Сугыш ветераны Сабирзянова Таисия Павловнага  2014 елның 17 октябрендә  90 яшь тулды.  Шушы уңайдан аны котларга социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чернов П.А., Теләче районы ветераннар советы председателе Газизов М.М., Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Таисия Павловнага  Россия президенты В.В.Путин  котлавын һәм  истәлекле бүләк тапшырдылар. 

 

Таисия Павловна сугыш башлангач  укуын ташлап колхозда эшли башлый. 1943 елны  аны военкомат чакырта һәм пулеметчылыкка укырга Казанга   җибәрәләр. Биш ай Казанда укыганнан соң Смоленск шәһәренә озаталар, анда Днепр елгасы күперен саклыйлар. Ул шулай ук  Польшаны азат итүдә катнаша. Бары сугыш беткәч 1945 елның  августында гына туган якларына әйләнеп кайта . Таисия Павловна  “ За боевые заслуги” ордены белән бүләкләнә.  Сугыштан соң 1952 елда  үзенең сугышчан дустына -Күкчә авылы егетенә  кияүгә чыга. Өч малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Таисия апа  Күкчә авылында  малае Рәис семьясында мул тормышта яши . Ул  7 оныкның ,11  оныкчыкның кадерле дәү әнисе.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International