“ Ватанны саклаучылар көне”

 

    18 февраль көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында “ Ватанны саклаучылар көне” нә багышланган спорт бәйрәме уздырылды.Чараны төркем тәрбиячесе,музыка җитәкчесе белән берлектә физкультура тәрбияче Вәлиуллина Л.Җ. үткәрде. Бәйрәмгә зурлар төркеменең әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм балаларның концерт номерлары белән башланды һәм спорт ярышлары белән дәвам итте.Әтиләр күтәренке күңел белән ярышларда катнаштылар һәм үзләренә яхшы кәеф,энергия алдылар. Әтиләр белән берлектә ярышта катнашкан балалар да ,бәйрәмнән канәгать калдылар һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр.  

Соңгы яңарту: 2016 елның 19 феврале, 13:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International