Дару үләннәре җыю.

 Олы Мишә авыл җирлегендә урнашкан  урта мәктәбендә “Салават күпере” дип исемләнгән хезмәт лагере эшли. Лагерьда “Иң күп дару үләннәре җыючы укучы” конкурсы игълан ителде.  Билгеләнгән конкурста барлык укучылар да теләп катнашты. Шулар арасыннан иң күп ромашка һәм иван чәй дару үләннәрен җыючылар дип  Борханетдинова Ризәлә , Сафин Булат һәм  Сафин Илназлар билгеләнде.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International