Шушы яктан,шушы туфрактан без

 18 апрель көнне, Алан авылы китапханәсендә «Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән  күргәзмәләр циклының эшен дәвам итеп, авыл халкын якташларыбыз иҗаты һәм эшчәнлеге  белән таныштыру максатыннан,авылдашларыбыз Равил Садыйков һәм Нургали Булатов иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.Н.Булатов-татар журналисты,танылган каләм иясе,Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Ул татар генералларын халыкка таныту  өстендә зур эшчәнлек алып бара. Р.Садыйков-Казан шәһәренең №18 гимназиясе директоры,югары категорияле татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты .Шигырьләр яза,иҗат белән шөгельләнә.Ике китабы басылып чыкты.Күргәзмәгә аларның тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган  материаллар  куелды ,таныштыру һәм халык белән әңгәмә оештырылды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 апреле, 13:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International