Алан авыл җирлегендә халык җыены

2015 елның  20 январендә  Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  Алан авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 гыйнвары, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International