Үзәк авыл җирлегендә халык җыены

2014 елның  8 февралендә Үзәк  авылы мәдәният йортында  халык җыены узды.

Халык авыл җыенына район башлыгы Зарипов И.Ф. һәм район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да килгән иде.

Халык җыенында 2013 елның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды, авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н. чыгыш ясады, үзенең чыгышында  узара салым (самооблажение ) турында  кыскача мәгьлүмәт  җиткерде .Үзләренең  эш нәтиҗәләре белән мәктәп директоры  Карпова Н.В, балалар бакчасы җитәкчесе  Баева Ф.Р, ФАП  мөдире Галиахметова Г.Х, Үзәк авыл мәдәният директоры Валиуллин И.К.,  полициянең участок уполномоченные Шаяхметов И.А. таныштырдылар. Шулай ук  гражданнар оборонасы специалисты  Хомченко О.Б. чыгыш  ясады.

Район башлыгы  И.Ф.Зарипов  уз чыгышында  авыл җирлегенең  эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Халык җыены барлык халык өчен бик файдалы узды.

Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 17 феврале, 16:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International