Максабаш авылында халык җыены

   13 февраль көнне Максабаш авылында халык  җыены булып узды. Бу җыенда муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов,  жыенда шулай ук район, районда урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашты.. Җыенда чыгыш ясаган Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов авыл җирлегендәге социаль-мәдәни яктан ирешелгән уңышлар, көнкүрештә  килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында ныклы анализ белән чыгыш ясады.

Ф.Махмутов үзенең чыгышында авыл җирлеге буенча мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф  өлкәләрендәге уңышлар һәм булган кимчелекләр турында сөйләде.

Район башлыгы Ильдус Зарипов үз чыгышында авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Авылда халыкны эш белэн тэимин иту, яшьлэрне авылда калдыру топ проблемаларнын берсе икэнен эйтеп утте. Жыен барлык халык өчен дә бик файдалы узды.

Фотоларны карарга>


Соңгы яңарту: 2014 елның 14 феврале, 15:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International