Олы Мишә авыл җирлегендә халык җыены

2014 елның  25 гыйнварында   Олы Мишә авыл җирлеге территорриясендә яшәүче гражданнарынын авыл  җыены  булды.  Җыенда  район, районда урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары, авыл җирлеге территориясенә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директорлары катнашты.

Авыл җирлегенең 2013  елда башкарылган эшләре, 2014 елда  хәл итәсе проблемалар турында  авыл җирлеге башлыгы Г.А.Маннапов чыгыш ясады.  2012 ел белән чагыштырганда авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларынын социаль-көнкүреш хәле сизелерлек  яхшырды.  Авылларда урамнарга вак таш салынды. Чишмәләр ремонтланды , мәктәп котельниена пожарный машина кую өчен гараж салынды. Түбән Саурыш авылында модульный медпункт эшли башлады. Түбән Саурыш авылында  клуб һәм башлангыч мәктәп салырга планга керде. Уңышлар белән беррәттән хәл итәсе проблемалар да шактый. Олы Мишә авылына обелиск эшлисе бар, Түбән Саурыш авылының чишмәсен ремонтларга кирәк, Олы Саурыш авлының юлларын салырга кирәк.



Фотоларны карарга>


Соңгы яңарту: 2014 елның 27 гыйнвары, 09:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International