Халык белән очрашу

2 сентябрь көнне  Алан авылы мәдәният йортында  районыбыз башлыгы Илдус Фатихович Зарипов халык белән очрашып сөйләште. Җыелышта шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасына  депутатлыкка кандидат Хоснуллин Равил Камилович  катнашты һәм чыгыш ясады. Республикабыз, районыбыз турында сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан  Иске Җөри авыл  җирлеге  үзешчәннәре концерты тәкъдим ителде. Кичә барлык килгән халыкның күңеленә үтеп керде һәм мондый очрашуларны күбрәк оештырырга кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде.

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 сентябре, 10:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International