Үзәк авыл җирлегендә халык җыены

2 февраль көнне Үзәк бистәсендә халык  җыены булып узды. Бу җыенда муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсаитов, район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты. 
В. Котников үзенең чыгышында авыл җирлеге буенча мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф  өлкәләрендәге уңышлар һәм булган кимчелекләр турында сөйләде.
Район башлыгы Ильдус Зарипов үз чыгышында авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Шулай ук авылларда крестьян-фермер хуҗалыкларын арттыру мәсьәләсен бурыч итеп куйды. Халык җыены барлык халык өчен дә бик файдалы узды.




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International