2013 нче елнын 25 нче гыйнвар көнне Иске Җөри авыл жирлегендә авыл халкының халык җыены булды. Җыенда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Шафигуллин Айрат Радинович,Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатыйховичлар катнашты.
Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Хамидуллин И.Х. авыл җирлегенең 2012 нче елда социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Шулай ук авылның демографик хәле турында сойләде 2012 нче елда 9 бала туган,18 кеше вафат булган.
Яна Жори авылында бер фермер хужалыгы бар.
2012 нче елда Иске Җөри авыл жирлегенэ керуче Орумширмэ авылына асфальт юл салынды.
Иске Җөри авылында 101 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелде.
И.Х. Хамидуллин билгеләп үткәнчә, уңышлар белән бергә чишелмәгән проблемалар да бар. Иске Җөри һәм Тиләҗе авылларында су торбалары алыштырырга, шулай ук Тиләҗе авылына асфальт юл үткәрергә кирәк.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:06