Олы Мишә авылында халык җыены


 Ел саен хуҗалык елы узуга, ел башыннан авыл җирлекләренең эшләнгән эшләренә отчет җыелышлары булып уза. Район күләмендә график нигезендә халык сходлары бара. 2013 елнын 24 январендэ Олы Мишә авылында халык җыены булып узды. Соңгы елларда үзләре пай җирләрен алып эшкәртүчеләр дә бар. 2 фермер хуҗалыгы теркәлеп, сарыкчылык белән эшли башлады, 1 фермер хуҗалыгы мөгезле эре терлек буенча эшли 20 савым сыеры бар. Түбән Саурыш авылында елга аркылы чыгып су агу өчен труба урнаштырылды. Зиратлар ел саен өмәләр белән чистартыла, ремонтлана, тәртипкә китерелә. 2012 нче елда Жәнәй зираты бөтенләе белән багана утыртылып, сетка белән әйләндерелеп алынды һәм Олы Саурыш авылында керәшен зираты  халык ярдәме белән рәшәткәләр тотылды.






Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International