“Сертотмас үрдәк әкиятендә кунакта”

4 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында балалар өчен “Сертотмас үрдәк әкиятендә кунакта” исемле кичә узды. “Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәмдә  балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне  күңелле уздырдылар.Тамашаның иң күңелле мизгеле лоторея уены да бик мавыктыргыч булды.Мәдәният йорты режиссеры  Илсур Низамов,техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның  төп спонсорлары булдылар. 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 17 гыйнвары, 13:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International