Территориаль, участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәисләрнең урынбасарлары, сәркәтипләре өчен семинар-уку булып узды

2013 елның 25 ноябрендә Теләче муниципаль район Советының актлар залында территориаль, участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәисләрнең урынбасарлары, сәркәтипләре өчен семинар-уку булып узды. Анда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, полиция хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Каменькова Валентина Николаевна,  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппараты методик-оештыру бүлеге мөдире Тазиева Фәридә Нуретдиновна алып барды.

            Агымдагы елның сентябрь аенда Россия Федерациясе сайлау системасы 20 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан Орымширмә сайлау участогы рәисе Шайдуллина Хаҗирә Гали кызына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

            Семинар ахырында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 18 феврале, 11:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International