Семинар булып үтте.

 

 

 

 

 

 

 

                 23нче декабрь  көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында " Система мониторинга - основа управления качеством дошкольного образования " дигән темага район балалар бакчалары  мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен семинар булып  үтте.

 Семинарның беренче өлешендә Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр, шулай ук педагог-психолог Зиннатова  Г.Р. ачык шөгыль күрсәтте. Семинарның икенче өлешендә авторлык программалары презентацияләнде һәм Теләче балалар бакчаларында эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең семинар темасы буенча чыгышлары тыңланылды . 

 Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү  методисты Саетова А.Н. ясады. Семинар бик эчтәлекле һәм эшлекле рәвештә үтте.

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 декабре, 15:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International