Китапханәдә гаилә көненә багышлап "Гаилә-җылы учак” дигән китап күргәзмәсе куелды

Китапханәдә гаилә көненә багышлап  "Гаилә-җылы учак” дигән китап күргәзмәсе куелды. "Тамчы"түгәрәгенә йөрүче балалар белән әти-әниләренә бүләкләр ясадык. Балаларны Рөстәм Галиуллинның "Гипнозчы малай” китабындагы "Әти” хикәясе белән таныштырып, әңгәмә үткәрелде. Ятимнәр йортында тәрбияләнүче Ринат образы балаларга гаиләнең ни дәрәҗәдә кирәклеген, әти-әнинең кадерен белеп, аларга карата игътибарлы, шәфкатьле булырга кирәклеге хакында төшендерә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International