Сабантуй

     5 нче август  көнне Теләче районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, аларга эшләрендә уңышлар теләде.

  Башка еллардан аермалы буларак быелгы бәйрәмебездә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кунаклары катнашты.

   Бәйрәм төрле спорт ярышлары, дәртле җырлар һәм биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырчылардан тыш фольклор коллективлар чыгышын да күрергә була иде. Көн яңгырлы булуга карамастан, бәйрәм зур оешканлык белән, күңелле үтте.

Соңгы яңарту: 2017 елның 8 августы, 08:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International