Катнашучылар – 17 яшьтән югары ир-атлар һәм хатын-кызлар. Бүген, ягъни 17 сентябрь көнне чаранын ачылу тантанасы узды, ачылышта Татарстан Республиканың “Уңыш” спорт оешмасы җитәкчесе В.Г.Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе А.З.Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р.Шәйдуллин катнашты. Ярышта республиканың 16 районыннан 17 команда составында 133 кеше катнаша. Иртәгә, ягъни 18 сентябрь көнне исә уеннар парлы һәм катнаш разрядларда дәвам итәчәк.
Соңгы яңарту: 2016 елның 19 сентябре, 08:41