Технология укытучыларының район семинары

12 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинары уздырылды. Семинарны мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н. ачып җибәрде. Семинарның темасы: “Технология дәресләрендә профориентация эше”. Район семинары кысаларында 11 сыйныфта “Һөнәр сайлау. Проект-эзләнү этабы” дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Аны түгәрәк өстәл алыштырды. Семинарда катнашучылар технология укытучысы И.М. Хисмәтуллинның эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 14 апреле, 07:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International