“Күңелләрдә булсын изгелек”.

Декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу көн елга бер тапкыр билгеләп үтелсә, алар язмыш тарафыннан бирелгән сынауны гомер буе тартып баралар. 5 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында   чәй табыны артында үткән “Күңелләрдә булсын изгелек” кичәсенең максаты да янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булганнарга карата игътибарлы булу, авыр тормышларына терәк булу иде. Алар бу көнне үзләрен сау-сәламәт итеп сизделәр, җырладылар, биеделәр, яңа китаплар белән       таныштылар, укучылар куйган концертны тамаша кылдылар. Бик канәгатъ булып, зур рәхмәтләрен белдереп, киләсе елда да очраша алсак иде дигән теләкләр белән таралыштылар.


 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International