Бәйрәм концертлары булып узды.

“Әниләр  көне”  бәйрәмнәр арасында  иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул. Аларга булган кадер-хөрмәт  һәрвакыт  булырга тиеш. Шул уңайдан 28-29 ноябрь көннәрендә Алан авыл  җирлеге территориясенә кергән  мәдәният йортларында “Әниләр көне”нә багышланган бик матур бәйрәм концертлары булып узды. Шулай ук, Алан урта мәктәбендә дә бу көннәрдә әниләр белән берлектә бәйрәм кичәсе уздырылды. Башлангыч  сыйныф  укучылары  үзләре ясаган бүләкләрне биреп, әниләрен тагын  да сөендерделәр.


 

 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International