Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте вәкилләре катнашында “Иман кичәсе” булып узды.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында 5 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте вәкилләре катнашында “Иман кичәсе” булып узды. Кичәдә ТР Диния нәзәрәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Ильфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Ислам университеты каршындагы коръәни-хафизларны әзерләү үзәге шәкерте Сәет-Даут Суюнов, Теләче районы имам-хатыйбы Исмагыйл хәзрәт Фәләхиев катнаштылар. Кичәгә җыелган дин кардәшләребезгә, авыл халкына вәгазьләр, мөнәҗәтләр һәм кунаклар тарафыннан үткәрелгән викторинада бик җылы тәэсир калдырды.Кичә азагында сорауларга дөрес, матур итеп җавап биргән тамашачыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International