«Шат аваз, күтәренке кәеф ул-балачак!».

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.
12 июнь көнне Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә Балаларны яклау көне уңаеннан  «Шат аваз, күтәренке кәеф ул-балачак! » дип аталган балалар сабантуе, күңел ачу чарасы уздырды. Болынлыкта узасы  Сабантуйны балалар түземсезлек белән көттеләр. “Чүлмәк вату”, “Кыршау әйләндерү”, “Түземлелеккә ярышу”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү” ярыш – уеннарында актив булдылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 5 июне, 08:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International