3 майда «Хәвефсез тәгәрмәч - 2017» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: медицина ярдәме нигезләре буенча Гирфанов Ф. малайлар арасында, Галимова Г. кызлар арасында икенче урынга, ә мәктәп командасы өченче урынга лаек булдылар. Балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез!
Соңгы яңарту: 2017 елның 4 мае, 08:07