Юбилярны котлау

2016 елның  21 нче июль көнне Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны  Шаяхметова Зөлкамал Шаяхмәт  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчеснең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Шайдуллин А.Р., Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Махмутов Ф.Р., “Родник” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе  Мортазин Н.А. тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Зөлкамал апага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Юбиляр килгән кунакларны күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 28 июле, 09:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International