Яңа 2016 ел белән котларга бардылар.

2015 елның 29 декабрь көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Кыш бабай һәм Кар кызы булып, социаль яктан авыр тормышлы гаиләдәге балаларны якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котларга бардылар. Балаларны Казандагы иганәче ООО «Газпром трансгаз Казань» кайтарган бүләкләрне өләшеп сөендерделәр. Кыш бабайны күрү шатлыгы балаларның күзләрендә сөенеч һәм ышану калдырды. Алар килгән кунакларны күтәренке кәеф белән озатып калдылар.






 






 

Соңгы яңарту: 2015 елның 31 декабре, 11:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International