1 октябрь-өлкәннәр көне.

Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавыбызны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез. Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз,  нык рухлы булуыгызга, хакыйкатьнең тантана итәсенә ихластан ышануыгызга сокланабыз. Безнең белән бергә булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез   1 октябрь  көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында   Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен  “Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез” исеме астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә  катнашкан   өлкән  кешеләребез  кайнар  чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең  тематик концертын карады һәм үзләре дә  бик теләп чыгыш ясадылар. Район үзәгеннән килгән вәкил- Теләче районы финанс  бүлеге җитәкчесе Яхин Р.Р өлкәннәребезгә кайнар котлау сүзләрен җиткерде, алдагы көннәрендә саулык-сәламәтлек теләде.

      

   

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International