Тыл ветераны Башкирова Валентина Андреевнага 2015 елның 3 мартында 95 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга Теләче районы ветераннар советы председателе Газизов М.М., Үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н.социал үзәк “ Родникның” директоры Муртазин Н.А. килделәр. Юбилее белән котлап Валентина Андреевнага Россия президенты В.В.Путин котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүгенге көндә Валентина Андреевна Шармаш авылында кызы Зоя семьясында мул тормышта яши . Ул 12 оныкның ,20 оныкчыкның 2 оныкчыкның оныгының кадерле дәү әнисе.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:45