2015 елның 11 мартында – Алан авылында яшәгән тыл ветераны - Сөләйманова Фәхимә Сөләйман кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Теләче муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.Г.Мортазин, Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Фәймә апа лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында төрле эштә хезмәт иткән. Кияүгә чыкмаган. Бүгенге көндә бертуган сеңлесе тәрбиясендә Сауш авылында гомер кичерә.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48