Туган көне белән тәбрикләделәр

10 ноябрь көнне Орымширмә авылында яшәүче Галимөхәммәт Вәлиәхмәтовка 88 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альберт Юнысов һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тәбрикләде.

Галимөхәммәт абый 1943 елда Мәскәү астында хезмәт итә. Владимир шәһәрен саклаганда яраланып, туган якларына кайтырга мәҗбүр була. Колхозда тракторчы булып эшли башлый. Хезмәт юлы дәвамында үзен эш сөючән, гадел, җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Ирешкән уңышлары өчен “Хезмәт ветераны”, “Данлы хезмәт” медальләренә лаек була. Сугышта катнашканы өчен “Жуков” медале, Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Галимөхәммәт абый бүген улы Дамир гаиләсендә көн күрә. Бүгенге тормышыннан канәгать булып, булганына шөкер итеп яши.




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International