Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык –сагышлардан тасма  үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

      Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

    2015елның 23 маенда Үзәк  авыл җирлегенә кергән   гомумбелем бирү  мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды.  Моңсу да шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр, алар өчен соңгы тапкыр кыңгырау чылтырый. Шатлыклы, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ә буген  укучылар  мәктәп белән саубуллаша. Укучыларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет  алда торган имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International