Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Теләче муниципаль районына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатыннан баруы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кырларында урып-җыю эшләре барышын каравын дәвам итә. Кичә ул Теләче муниципаль районы кырлары өстеннән вертолетта очып узды һәм “Алан” ҖЧҖ территориясенә төште, аннары җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты.

Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Әлеге хуҗалыкта 54 гектарга “Радонь” сортлы арыш чәчелгән. Биредә уңыш гектарыннан 40,2 центнер тәшкил итә, дип белдерде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов. Бу хуҗалык инвесторлар ярдәменнән башка үз көче белән уңышлы эшли һәм хезмәткәрләренә эш хакын да вакытында түләп бара. Быел компания 40 млн сумга якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга ирешкән.

Татарстан Президенты белән очрашуга хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары килде. Алар республика башлыгына агымдагы эш барышы һәм уңышлары турында сөйләделәр.

Теләче районында 22,1 мең гектардан бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Бүгенгә 3 мең гектардан уңыш алынган, бу гомумкүләмнең 14 проценты дигән сүз. 6,8 мең гектар бөртекле суктырылган. Гектарыннан уртача уңыш 22,8 центнер тәшкил итә.

“Безнең өчен, шәхсән минем өчен иң мөһиме беренче урыннар түгел, тотрыклылык булырга тиеш. Әлегә безнең күрсәткечләр яхшы, авыл хуҗалыгы буенча даими эш бара. Хәзер иң мөһиме халык канәгать булсын, хезмәт хакы вакытында түләнсен, предприятие нәтиҗәле эшләсен”, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Ул шулай ук Теләче районы республика буенча сөт җитештерү өлкәсендә 10 урында, ә бу яхшы күрсәткеч диде.

Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмә барышында, гомумән республикада урып-җыю кампаниясе барышын яхшы бәяләвен белдерде. “Әлбәттә, Көньяк районнар экваторны узды. Биредә дә эшкә әзерләр, ягулык бар, әлбәттә, уңыш яхшырак та була алган булыр иде, әмма ул начар да түгел. Оештырылган төстә эшләү зарур. Һава шартлары нык бозылып китмәсә, халыкны икмәк, ашлык, яшелчә белән тәэмин итәрбез, дип уйлыйм”, - диде ул.

ТР Президенты Теләче районында урып-җыю эшен бәяләп, районга шелтәләр юк, ул Татарстанда оештырылган төстә эшләүчеләрнең берсе диде.

 

Информация "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Фотоларны карарга 


Соңгы яңарту: 2014 елның 11 августы, 09:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International