Ноябрьнең соңгы атнасында Аналар бәйрәме уздырыла. Айдар мәдәният йортында “Мәңге яшәгез сез- әниләр! “ - дип исемләнгән чарага да әзерлекләр тулы көчендә бара. Мәдәният йортына берләшмәгә йөрүче балалар катнашында репетицияләр үтә, сценарийлар языла, кирәкле реквизитлар барлана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәне бәйрәмчә бизәү өстендә эшлиләр.
Соңгы яңарту: 2015 елның 24 ноябре, 08:51