25-28 февраль көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында 1999-2001 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Республика беренчелеге булып үтте. Барлыгы ирекле стильдә-158,классик стильдә-69 көрәшче бил алышкан ярышта безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина да (тренеры абыйсы Илдар Гыйниятуллин) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ул 48 килограммга кадәр кызлар арасында ирекле стильдә бил алышып икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Соңгы яңарту: 2016 елның 2 марты, 08:07