«Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның»

Татар халкының данлы улы Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, ил буйлап аны искә алу чаралары уздырыла. 15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче  презентация ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды,  тормышыныңтөрле кызыклы вакыйгалары турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп, биш турдан торган викторина сорауларына  җаваплар таптылар. “Чәчәкләр” командасыннан бер баллга өстенлек белән “Йолдызлар” командасы җиңүче дип табылды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 18 феврале, 09:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International