"Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасы.

                         

          24 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә  заман таләпләренә туры китереп эшләнгән,  матур “ Үсеш ноктасы” дип исемләнгән үзәк  ачылды . Буген Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә  “Үсеш ноктасы” ачу буенча бердәм көн булды. “Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасында  Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов  Нәҗип  Накыйпович, Теләче муниципаль районы башлыгы  урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйлванович, башкарма  комитет җитәкчесе урынбасары   Хәмидуллин   Ильнур Хазинурович, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары Якупова Линара Кәнифовна  һәм Шакирова Гульнара Ринатовна, Теләче урта мәктәбе директоры   Хафизов Айнур Фирдавесович,  укытучылар һәм укучылар  катнаштылар. Тантаналы чарада катнашучылар “Үсеш ноктасы” кабинетларында мастер –  класслар карадылар.

    Федераль программага нигезләнеп эшләнгән информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар һәм кызлар өчен  хезмәт кабинетлары ремонтланды. Монда “ Үсеш ноктасы” логотиплары ясалган һәм стеналар матур ачык төсләргә буялган. Мондый матур кабинетларны “ Белем бирү” милли  проекты кысаларында ООО “ Колос” оешмасы  төзеде, ремонтлады.  “ Үсеш ноктасы” үзәген  тормышка ашырган төзүчеләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. “ Үсеш ноктасы” үзәгенең максатлары бик изге – балаларны хезмәткә һәм һөнәргә өйрәтү, шахмат, яңа проектлар  ярдәмендә максатчан һәм иҗади уйлый беләче балалар тәрбияләү. Хәзерге заманда һәм киләчәктә  уйлый, эшли һәм иҗадка сәләтле балалар , яшьләр безнең илебезне,    тормышны  үстерүчеләр булырлар дип ышанабыз.  Уңышлар сезгә балалар! Хәерле сәгатьтә!

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 сентябре, 09:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International