Хоккей сезонын ачу тантанасы

4 февраль  көнне Олы Тиләҗе  авылы хоккей мәйданчыгында  хоккей сезонын ачу тантанасы булды. Бу бәйрәмне авыл халкы, бигрәктә авыл яшьләре түземсезлек белән көтеп алдылар .   Ярышта Тиләҗе 1, Тиләҗе 2, Шәдке һәм Иске Җөри командалары катнашты. Уенчыларны  районның ДЮСШ директоры  Гиниятуллин Д.С. һәм Иске Җори авыл җирлеге башлыгы  Мараков Р.Р.тәбрикләде. Бәйрәмдә катнашучыларны, килгән кунакларны һәм  авыл халкын  кайнар чәй һәм плов белән сыйладылар

Нәтиҗәләргә килгәндә: Шәдке командасы-1 урында, Тиләҗе 1 командасы-2 урында, Иске Җөри командасы -3 урында һәмТиләҗе 2. Ярыш ахырында командаларга  акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 20 феврале, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International