“Тау асты” чишмәсе ачылды.

2014 елның 8 сентябрендә  Балыклы авылында яңадан  төзекләндергәннән  соң  “Тау асты” чишмәсе ачылды. Бәйрәм тамашасы Балыклы авылы имам хатыйбы  Зиятдинов Ринат  Шәйхетдин улы укыгын  дога белән башланып китте. Тантанада Теләче муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе А.Г.Мирсаетов, Теләче районы мәдәният бүлеге  җитәкчесе  Д.С.Ихсанов,  Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хаҗиев һәм барлык мәдәният хезмәткәрләре  катнаштылар. Чишмә төзелешенә финанс ярдәме күрсәткән Балыклы авылы гражданины  Хадиуллин Хәким Хәниф улына Теләче муниципаль районы  башлыгы И.Ф.Зариповның, Алан авыл җирлеге Советының Рәхмәт хаты  һәм истәлекле  бүләге тапшырылды, чишмә төзелешендә катнашкан барлык авыл халкына  да рәхмәтләр җиткерелде.

      Соңыннан бәйрәм чәй табыны  артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән һәр кеше кайнар коймак белән  яңа пешкән пылаудан авыз итте. Авылыбыз үзешчәннәре куйган бәйрәм концерты да һәркемнең  күңеленә хуш килде.


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 10 сентябре, 09:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International