Көзне моңсулык алып килә диләр...Ләкин көзнең үзенчәлекле, сихри матур мизгелләре табигатькә серлелек, ямь өсти. Әкрен генә өйләнгәләп тирбәлә- тирбәлә юлга түшәлүче, бер- берсе белән кыштыр- кыштыр сөйләшүче яфраклар яңгыры......Әйтерсеңлә алар бер- берсе белән мәңгегә саубуллашалар....Безнең балалар бакчасында да Алтын көз бәйрәмнәре үзенчәлекле милли рухта үтте.Без зурлар төркеме әти- әниләребезне “ Көзге бәйрәмгә “ эндәштек. Бәйрәм барышында матур шигырьләр, җырлар күңелле биюләр күрсәтелде.Бәйрәмнән кәнәгать әти- әниләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:50