"Уныш бэйрэме"

Олы Мишә урта мәктәбендә, 28 нче октябрь көнне, “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәм” Тәмле” ярминкәсеннән башланды. Укучылар көзге уңыштан ризыклар әзерләп тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә сату-алу эшләре бик яхшы барды. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-7 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада көзге композицияләргә конкурс , җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәмгә  көз кызы ”Сөмбелә”, “Буран әбиләре” ,әкият геройлары кунакка килде. Уңыш бәйрәменең өченче өлешендә 8-11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Өлкән сыйныф укучылары җыр-бию, скетчлар, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм дискотекасы  кичәгә ямьөстәде, укучыларга ял бирде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 ноябре, 15:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International