Экологик тәрбияне оештыру.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

      Моның өчен  без төркемдэ шартлар тудырырга, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь узенчэлегенэ туры килерлек гөлләр утырттык.

      Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр.     

     Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерәәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның куңелендэ яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International