"Сумка" операциясе

Сентябрь  башында  һәр  укучы  дәреслекләр  белән тәэмин ителә.  Дәреслекләр мәктәп милке булып  санала. 23 октябрь  көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә  шушы дәреслекләрнең  торышы   тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз  дәреслекләрен  тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Китапларны саклап тотыйк, чөнки  алар  белем  чыганагы.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 28 октябре, 08:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International