чираттагы өмә

2017 елнын 18 маенда Үзәк авыл жирлеге биләмәсендә чираттагы өмә узды. Бу өмәдә Үзәк мәктәбе укучылары  катнашты.Чисталык буенча ике айлыкта авыл жирлеге биләмәсендә  25 тонна  чуп жыелды ,Өмәләрдә Узәк мәктәбе ,Шармаш мәктәбе, Сауш мәктәбе укучылары  һэм Үзәк авыл жирлеге хезмәткәрләре актив катнашты. Чистарып калган урам-тыкрыкларны күргәч,күңелләр сөенә.Бу чисталык ел буе саклансын иде. Әгәр без тирә-ягыбызга һәрвакыт игътибарлы булсак,аны пычратмасак моңа  күңелләр сөенер иде!

  

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 мае, 14:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International